2013 нче елның 7-11 октябрендә Татарстан китапханәчеләре өчен «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы буенча белемнәрен күтәрү курслары оештырылды

2013 нче елның 7-11 октябрендә, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (белемнәрен күтәрү) институты оештырган курсларны үткәрү барышында, тыңлаучылар Татарстан Республикасы җыелма электрон китапханә каталогын төзү технологияләрен үзләштерделәр.
Актаныш, Апас, Арча, Балтач, Зәй, Кукмара, Лениногрск, Спас, Ютазы үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының документларны туплау, файдаланучыларга хезмәт күрсәтү, библиография бүлекләре хезмәткәрләре укулар уздылар.
Практик дәресләр Татарстан Милли китапханәсе һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе базаларында уздырылды.