«Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» мәгълүмат системасының үсеше кысаларында Татарстан китапханәчеләре өчен белемнәрен күтәрү курслары

«Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» мәгълүмат системасының үсеше кысаларында 2013 нче елның 7 нче октябреннән Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасының ике төркем китапханәчеләре өчен белемнәрен күтәрү курслары эшли башлый. Курсларның темасы – «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы.
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (белемнәрен күтәрү) институты оештырган әлеге курсларны үткәрү барышында тыңлаучылар Татарстан Республикасы җыелма электрон китапханә каталогын төзү технологияләрен үзләштерәчәкләр.
Практик дәресләр Татарстан Милли китапханәсе һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе базаларында узачак.