Порталның «Электрон коллекцияләр» битендә яңа документлар

Порталның «Электрон коллекцияләр» битендә Казан Император университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшчәнлеге турындагы хисапны үз эченә алган документларның тулы текстларын урнаштыру дәвам итә. Ерактагы файдаланучыларга 2013 нче елның сентябрендә җәмгыять эшчәнлегенең бишенче елы өчен хисапны – 1882-1883 нче еллар һәм 1887 нче ел өчен хисапны карап чыгу мөмкинлеге булдырылачак. Шулай ук, 1880-1881 нче елгы хисап һәм 1882 нче елгы күргәзмәләр каталогын портал битендә урнаштыруга әзерлек эшләре башкарыла.

Яңа документлар – 18 нче гасырның икенче яртысының уникаль басмалары. Порталда рус иске басма китаплары коллекциясеннән, Дюгальд тарафыннан төзелгән, 1774 нче елда Император коры җир кадет корпусы типографиясендә дөнья күргән «Географическое, историческое, хронологическое, политическое и физическое описание Китайской империи и Татарии Китайской» басмасы урнаштырылды. Порталда урнаштырылган Готфрид Гроссның 1794 нче елда Санкт-Петербург шәһәренең Вильковский басмаханәсендә нәшер ителгән «Бергманново естественное землеописание» (2 нче кисәк) басмасында кыскача табигый тарих яктыртылган.