Татарстан Республикасы көне белән котлау

Порталның барлык файдаланучыларын Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз!

1990 елның 30 августында  ТАССР Югары Советы татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып, аның җиргә, җир асты һәм табигый ресурсларга булган хокукы беркетелгән тарихи документ – Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте. Анда татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы кулланылуы, барлык гражданнарга, нинди милләттән булуларына, социаль чыгышлары, диннәре, сәяси инанулары нинди булуга карамастан тигез хокуклар гарантияләнде.