18 һәм 19 гасырларда нәшер ителгән сәяхәтләр турындагы сирәк документларга ирекле керү мөмкинлеге булдырылды

Соңгы ай дәвамында порталның «Электрон коллекцияләр» битендә И.А. Второв һәм И.А. Сахаров коллекцияләреннән географик тикшеренүләргә багышланган докукментларның тулы текстлары урнаштырылды. Алар арасында автор Гросс Готфридның 2 өлештән торган, 1794 нче елда Санкт-Петербург каласының Вильковский типографиясендә нәшер ителгән «Бергманново естественное землеописание» исемле басмасы бар. Аббат де ла Порт язган «Всемирный путешествователь, или познание Старого и Нового света: Описание всех по сие время известных земель в четырех частях света» уникаль басмасының 27 томы зур кызыксыну тудыра. Ул Россия типографияләрендә 1781 нче елдан алып 1816 нчы елга кадәр дөнья күргән. Шулай ук, өч өлештән торган, капитан Федор Литке тарафыннан язылган «Путешествие вокруг света, совершенное по велению государя императора Николая I, на военном шлюпе Сенявине в 1826-1829 гг.» басмасына да ирекле керү мөмкинлеге бирелде.