Россия тарихы турындагы документлар электрон коллекцияләрне тулыландырдылар

Порталның «Электрон коллекцияләр» битендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе фондында сакланучы, Россия тарихына багышланган документларның тулы текстлары урнаштырылды. Алар 19 нчы гасырның беренче яртысында дөнья күргән басмалар: 1820 нче елда И. Глазунов басмаханәсендә басылган Россия дәүләте тарихы турында дәреслек (авторы – Е. Константинов); «Рус тарихы» (авторы – С. Глинка), 1819 нчы елгы басма; 1839 нчы елда А. Смирдин басмаханәсендә нәшер ителгән «Россия дәүләтенең хәрби тарихы» (5 өлештә). Порталда урнаштырылган күп кенә документлар Россия дәүләтенең күренекле кешеләренең – полководецларының, министрларының тормышын һәм эшчәнлеген яктырта. Алар арасында – «генералиссимус, князь Александр Васильевич Суворов-Рымникский», князь Григорий Александрович Потемкин-Таврический турындагы һ.б. басмалар да бар.