Туган як турындагы уникаль документларның электрон күчермәләре порталда урнаштырылды

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе фондында сакланучы документларның тулы текстларын порталның «Электрон коллекцияләр» битендә яктырту эшләре планлы рәвештә дәвам итә. Коллекциядә яңа күчермәләр – 19 нчы гасырның икенче яртысында дөнья күргән туган як турындагы уникаль басмалар. Ерактагы файдаланучыларның Казан губернасы тарихына багышланган документларны карау мөмкинлеге бар. Алар арасында: 1877 елда Казанда үткән 4 нче археология съезды материаллары; Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәүдәге төп архивында саклана торган, Казан губернасына караган кулъязмалар һәм документлар җыентыгы (1890 ел). Шулай ук электрон коллекциядә 20 нче гасыр башында Казан университеты басмаханәсендә нәшер ителгән документлар – Казан император университеты каршында оештырылган Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре дә (21, 22 томнар) урын алды.