Татарстанның дәүләт һәм муниципаль китапханәләре фондлары яңа кызыклы басмалар белән тулылана

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль китапханәләре фондлары яңа басмалар – автор Рабит Батулланың Рудольф Нуриевнең тормышы турындагы «Одержимый танцами» кинороманы һәм «Тылсымлы сәхифәләр» дигән балалар китаплары сериясеннән «Татармультфильм» нәшриятында басылып чыккан балалар өчен рәсемле басмалар белән тулылана.
Рудольф Нуриевкә багышланган «Одержимый танцами» басмасы 2013 елны рус телендә басылып чыкты. 2012 елда ул татар телендә «Бию җене кагылган егет» исеме белән дөнья күргән иде. «Тылсымлы сәхифәләр» сериясеннән «Татармультфильм» нәшриятында балалар өчен басылып чыккан әлеге дүрт нәфис-анимацион басма Г.Тукайның балалар өчен язылган әсәрләрен, рус, татар һәм инглиз телләрендә татар халык әкиятләрен үз эченә ала. Һәрбер китапка мультфильмнар яздырылган дисклар да беркетелгән.

Барлык басмалар да Татарстан Милли китапханәсенең документларны туплау бүлегенең республика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан республика китапханәләренә таратылачак.