«Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» мәгълүмат системасын тормышка ашыруда катнашучы китапханәләр саны арта

Җыелма электрон каталогны төзүдә катнашучы китапханәләр саны арта. 2013нче елның 1нче июленнән Татарстанның 17 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрен «Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» мәгълүмат системасына тоташтыру буенча эшләр башлана. Актаныш, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Норлат, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Чистай һәм Ютазы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре корпоратив технологияләрне үзләштерергә керешәчәкләр. Китапханәчеләр корпоратив эшчәнлекнең нигезләрен «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы буенча укулар барышында үзләштерделәр.