Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре өчен семинарлар һәм белемнәрен күтәрү курслары үткәрелде

«Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» мәгълүмат системасы үсеше» проектын тормышка ашыруда катнашучы, республиканың 26 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханә хезмәткәрләре өчен белемнәрен күтәрүнең төрле формалары уздырылды.

Проектта катнашучы 9 үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 26 китапханә хезмәткәрләре өчен семинарлар 2013 нче елның 14 һәм 15 маенда булды. Татарстан республикасының Милли китапханәсе базасында китапханәчеләр җыелма электрон китапханә каталогында эшләү алымнарын  җентекләп өйрәнделәр, шул исәптән, аерым төр документларның библиографик тасвирламаларының үзенчәлекләрен, басмаларның аналитик язмаларын, библиографик язмаларны редакцияләүне үзләштерделәр.

«Руслан»: автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре укыту программасы буенча Татарстанның 17 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре өчен белемнәрен күтәрү 2 этапта – 13-25 май аралыгында  үткәрелде. Курсның тыңлаучылары Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогын төзү технологияләренең нигезләрен өйрәнделәр.