Иң кирәкле китаплар – синең телефоныңда

Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе белән берлектә, Милли электрон китапханәне үстерү кысаларында, бушлай «НЭБ Свет» мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрде.

«НЭБ Свет» мобиль кушымтасы — ул илебез һәм чит ил әдәбиятының алтын коллекциясе, шулай ук иң яхшы заманча фәнни-популяр китаплар. Мобиль кушымта өчен электрон китаплар Россия Дәүләт китапханәсе экспертлары тарафыннан сайлап алынган.  

Монда сез Горький һәм Тургеневның хикәяләрен, Шекспир һәм Чехов әсәрләрен, балачактан яратып укыган Диккенс һәм Твен романнарын, Блок һәм Цветаеваның тылсымлы поэзиясен, Стругацкийларның фәнни фантастикасын, Конан Дойльнең мавыктыргыч детективларын һ.б. таба аласыз. Файдаланучылар 100дән артык фәнни - популяр басма, шул исәптән Хокинг, Маслоу һәм Зимбардо хезмәтләре белән таныша алалар.

«НЭБ Свет» кушымтасында китаплар укырга гына түгел, ә фильмнар һәм спектакльләр карарга да мөмкин! Моннан тыш, танылган авторларның биографияләре, уку һәм ялны оештыруга кагылышлы тематик материаллар, белемнәрне тикшерү өчен тестлар да бар. Яраткан китаплар һәрвакыт «кул астында».  Аларны «үз киштәңдә» саклап калырга мөмкин һәм ул китаплардан  хәтта Интернеттан башка да файдаланып була.

«НЭБ Свет» мобиль кушымтасын үзегезнең смартфоныгызга яки планшетыгызга  AppStore яки Google Play мәйданчыкларында бушлай йөкли аласыз, шулай ук  үз компьютерыгызда вебверсиясе белән файдалана аласыз.

Сайт: http://svetapp.rusneb.ru/

ВКонтакте: https://vk.com/neb_svet

Telegram: https://t.me/neb_svet

Китапханәләр өчен «НЭБ Свет» мобиль кушымтасы турындагы материаллар пакетын Россия Федерациясе яңа китапханәсе сайтында («Документлар» бүлеге, «НЭБ Свет» бүлекчәсе) табарга мөмкин.  https://новаябиблиотека.рф/documents/neb-svet/