«Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» интернет-порталы

2022 елның 2 апрелендә, Халыкара балалар китабы көнендә, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» порталын  (культурадляшкольников.РФ)   эшләтеп җибәрде. Ул яшьләр һәм балалар өчен цифрлаштырган ресурсларны берләштерә.

Портал кулланучыларына Петр Лундстрем командасы төзегән белем бирү дәресләре, Нонна Гришаева һәм Юлия Пересильдның сәнгатьле уку һәм җырлау буенча мастер-класслары тәкъдим ителә. Порталда илебездә төшерелгән иң яхшы фильмнар, спектакльләр, лекцияләр тупланачак. Алга таба кулланучылар өчен иң кызыклы булырлык материаллар белән тулыландырылып торачак.  Әлеге ресурс мәктәп укучыларына дәресләргә әзерләнү өчен өстәмә әсбап буларак тәкъдим ителә. Порталга керү бушлай.

Портал ачылышына багышлап РФ мәдәният министры Ольга Любимова «Моя любимая сказка» («Минем яраткан әкиятем») Бөтенроссия акциясенә башлангыч бирде.

2022 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк онлайн-марафон кысаларында танылган мәдәният эшлеклеләре укучыларга язучыларның әкиятләрен, Россия халыклары әкиятләрен укырга һәм социаль челтәрләрдә видеороликлар белән уртаклашырга тәкъдим итәчәк. Акциягә Актерлар Нонна Гришаева һәм Дмитрий Дюжев, гимнастка Светлана Хоркина һәм башкалар кушылдылар. Йолдызлар Александр Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият»ен укыган зур проморолик яздылар.

Акциядә илебезнең һәр төбәгендәге мәктәп укучылары катнаша ала. Аларга  үзләренең яраткан әкиятләрен укуын видеоязмага төшереп,   #культурадляшкольников хештегы астында «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк. Видеоязманың дәвамлылыгы 20 минуттан да артмаска тиеш.

Иң яхшы видеолар «Культура для школьников» порталында пәйда булачак, ә аларның ияләре истәлекле бүләкләр алачак.

«Культура для школьников»  ведомствоара проекты 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Әлеге проект Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәдәният Фонды, «Роскультпроект» һәм «Яндекс» компаниясе белән берлектә,  балаларда, педагогларда, ата-аналарда мәдәниятка карата кызыксыну уяту, шулай ук яшь буынның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын ачу максатыннан эшләтеп җибәрелде. 

«Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» порталы: https://культурадляшкольников.рф/