Россия халыкларының мәдәни коды бөтенроссия бәйгесе

Россия халыкларының мәдәни коды бәйгесенең максаты – илебездә халык һөнәрчелегенең кабатланмас традицияләрен саклау һәм үстерү, яшь буында декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту.

Бәйге шартлары буенча, анда катнашучылар үзләре яшәгән җирлектәге халык һөнәрчелеге үрнәкләрен тәкъдим итәргә тиеш.

Март аенда башланган конкурс 2022 елның 15 июленә кадәр дәвам итә. Аның йомгаклары буенча күргәзмәләр, дискуссия мәйданнары, мастер-класслар оештыру, шулай ук Россиядә халык һөнәрчелегенә багышланган китап бастыру планлаштырыла.

«Россия халыкларының мәдәни коды» бөтенроссия бәйгесе турында нигезләмә: 

http://ассамблеянародов.рф/sites/default/files/polozhenie_o_konkurse_kulturnyy_kod_narodov_rossii.pdf

Барлык кызыксындырган сорауларны бирергә һәм киңәшләрне электрон почта аша алырга мөмкин  kulturniykod@gmail.com

Тулырак: