Үз фикерләрегез белән бүлешегез!

Татарстан Республикасында хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру проекты гамәлгә ашырыла (https://open.tatarstan.ru/polls/). Экспертлар 6 республика министрлыклары өчен 100 дән артык өстенлекле максат һәм бурычлар булдырдылар. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы да әлеге проектта катнаша.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү бара.

Республика халкы иң мөһим максатларны һәм бурычларны сайлый ала, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә ала. Тавыш бирү 7 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Күпчелек тавыш җыйган максатлар Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет каравына чыгарылачак, аның тарафыннан һәр министрлык өчен 2022 елга биштән алып җидегә кадәр  өстенлекле максат билгеләнәчәк.