Җыелма каталогта миллион библиографик язма исәпләнә

Татарстан китапханәләренең җыелма электрон каталогы (https://kitap.tatar.ru) миллион чикне узып китте! 2021 елның 19 октябренә каталогта 1 001 556 библиографик язма исәпләнә. Язмаларның төп массивы Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан кертелде. Республика яшүсмерләр китапханәсе, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Саба, Биектау һәм Татарстан Республикасының башка ҮКС белгечләре тарафыннан зур өлеш кертелде.