Китапханәләрне һәм балалар театрларын өстәмә финанслау

Төбәкләргә китапханәләрне яңартуга, китап фондларын тулыландыруга, шулай ук балалар театрлары өчен җиһазлар сатып алуга 1,9 млрд. сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Мондый боерыкка Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин кул куйды.

Әлеге суммадан 1 млрд сум китапханәләрне модернизацияләүгә бүленә. Федераль финанслау ярдәмендә 2021 елда ким дигәндә 150 муниципаль китапханә модель стандарты буенча җиһазландырылачак.

Китап фондларын тулыландыруга 550 млн сум каралган. Бу акчага 1 миллионнан да ким булмаган китап продукциясе сатып алыначак. Яңа китаплар сатып алуга дәүләт ярдәме күрсәтү гамәлдәге дәүләт программаларында каралмаган. Хәзер мондый финанслауның кирәклеге «Мәдәниятне үстерү»дәүләт программасында билгеләнде. Бу турыда Карар шулай ук Хөкүмәт тарафыннан расланган.

Федераль үзәк бүлеп биргән акчаларның калган өлеше – 380 млн сум – балалар театрларын техник җиһазлауга тотылачак. Яңа җиһазлар ким дигәндә 30 региональ мәйданчыкта барлыкка киләчәк.