Мәдәният учреждениеләре өчен аренда килешүләре төзүнең яңа шартлары

Хәзер мәдәният учреждениеләре дәүләт яки муниципаль милекне арендалау килешүләрен аукцион-конкурслар үткәрмичә генә дә төзи ала. РФ Хөкүмәте карары белән кабул ителгән яңа кагыйдәләр шул хакта сөйли.

Милке оператив идарәдә яки  хуҗалык карамагында булган мәдәният оешмалары өчен конкурс-аукционнарсыз аренда килешүләрен төзүнең мөмкин булган очраклары:

  • мәдәният оешмаларына килүчеләрне һәм хезмәткәрләрне тукландыру өчен җәмәгать туклануы предприятиеләре белән килешүләр төзегәндә;
  • мәдәният оешмаларында  сувенир продукциясен, басма, аудиовизуаль продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнүче юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән аренда килешүләре төзегәндә.

РФ Хөкүмәте карары белән кабул ителгән яңа кагыйдәләрдә ассызыкланганча, милекне субарендага бирүне һәм аны көндәшлекне яклауга кагылышлы законнарда каралмаган максатларда файдалануны тыю өстәмә шарт итеп куела.

Тулырак мәгълүмат:

Постановление Правительства РФ от 9 сентября 2021 г. N 1529 «Об утверждении Правил заключения без проведения конкурсов или аукционов договоров аренды в отношении государственного или муниципального имущества, закрепленного на праве хозяйственного ведения либо оперативного управления за государственными или муниципальными организациями культуры» - http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202109130018.