Сәнгать дөньясына билет

2021 елның 1 сентябреннән Россия яшьләре өчен «Пушкин картасы» проекты старт алды. Россия Президенты  кушуы буенча гамәлгә ашырылучы бу проект яшьләрне мәдәни мохиткә җәлеп итүгә исәпләнгән, һәм аны РФ Хөкүмәте «Почта Банк» белән берлектә тормышка ашыра.

Әлеге төр банк картасы 14 яшьтән алып 22 яшькәчә булган егет-кызларга бирелә. Аңа ел саен дәүләттән билгеле бер суммада акча күчерелә, аннан салым алынмый.

Картадагы бу сумманы яшьләр максатчан рәвештә − проектта катнашучы партнерларның мәдәни чараларына: концертларга, күргәзмәләргә, спектакльләргә һ.б.билет сатып алу өчен генә тота ала. 2021 елның 1 сентябреннән  «Пушкин картасы» счетына өчәр мең сум, ә 2022 елдан  − бишәр мең сум күчерелә.

Чаралар афишасы белән культура.рф (https://www.culture.ru/pushkinskaya-karta) сайтында танышырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат: