Бөтенроссия халык санын алу турында халыкка мәгълүмат бирү

2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр ил күләмендә Бөтенроссия халык санын алу узачак.

Быелгы сан алуның төп яңалыгы – аның электрон форматта узуы.Теләгән һәркем  «Дәүләт хезмәтләре» порталына кереп электрон сан алу битен мөстәкыйль рәвештә тутыра алачак. Әлеге хезмәттән 1-25 октябрь көннәрендә файдаланып булачак. Тулырак мәггълүмат − https://www.strana2020.ru/landing/gosuslugi.php. Моннан тыш, сан алуда махсус җиһазландырылган участокларга килеп катнашырга да мөмкин. Шулай ук  сан алучыларның өйләргә йөреп кирәкле мәгълүматларны җыю варианты да саклана. Бөтенроссия халык санын алуның исәпкә алу битләре тулысынча аноним булачак, аларда бернинди шәхси мәгълүмат булмаячак.

Быелгы халык санын алу барышында Россия халкы, аларның белем дәрәҗәсе, нинди телләр белүе, яшәү шартлары, гаилә структурасы һ.б.хакында мәгълүмат тупланачак. Алынган мәгълүматлар нигезендә илнең социаль-икътисади үсеш программалары формалаштырылачак.

Чараның төп оештыручысы һәм координаторы − Дәүләт статистикасы буенча федераль хезмәте (Росстат). Әмма аңа әзерлек процессына һәм үткәрүгә башка бик күп ведомстволар, хезмәтләр һәм институтлар җәлеп ителгән. Китапханәләр үз укучыларына һәм халыкка ил өчен әһәмиятле булган әлеге вакыйга хакында мәгълүмат бирүдә актив катнаша.

Мәгълүмати материаллар:

  • Бөтенроссия халык санын алу хакында тулы  мәгълүмат бирүче сайт: https://www.strana2020.ru/
  • Анда рәсми документлар һәм исәпкә алу битләренең тышкы күренеше тәкъдим ителә. Сайтта халык санын алуга әзерлек һәм үткәрүгә кагылышлы актуаль мәгълүмат тупланган Медиаофис эшли.
  • «Бөтенроссия халык санын алу  буенча кайнар линия»: 8 (800) 707-20-20 (бушлай)