Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яңа дәүләт бүләкләре

Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 9 августындагы Указы белән «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены һәм «Мәдәният һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» медале гамәлгә куелды.

 Указда орден һәм медаль белән кем бүләкләнүе билгеләнгән, бүләкләрне тагып йөрү кагыйдәләре язылган, аларның тасвирламасы һәм рәсеме китерелгән. Указ кул куелган көннән үз көченә керә.

 РФ Президентының «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен»  орденын һәм «Мәдәният һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» медален гамәлгә кую турында» 2021 елның 9 августындагы 460 номерлы Указын кара.