«НЭБ Свет» кушымтасы телефоннан китап укырга ярдәм итә

Россия Дәүләт китапханәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Милли электрон китапханә (НЭБ) − Россия Мәдәният министрлыгының өстенлекле проектларының берсе. Аның базасында «НЭБ Свет» мобиль кушымтасы булдырылды. Аны App Store һәм Google Play мәйданчыкларында бушлай йөкләргә була. Мобиль кушымтаны барлык мобиль җайланмаларга йөкләү мөмкинлеге каралган. Анда реклама юк һәм ул подписка рәсмиләштерүне дә таләп итми. Кушымтада мәктәп программасына кертелгән әсәрләр, классика, заманча әдәби шедеврлар, фәнни-популяр китаплар урын алган.

Хәзерге вакытта кушымтада мең ярымга якын әсәр исәпләнә, һәм бу исемлек ай саен тулыландырыла. Барлык әсәрләр дә законлы рәвештә урнаштырылган. Мобиль кушымта өчен электрон китаплар сайлап алу һәм әзерләүне Россия дәүләт китапханәсе хезмәткәрләре филологлар, тел белгечләре һәм мәгърифәтчеләр белән бергә башкара.

Әсәрләрнең һәрберсе сайлап алганда җентекләп тикшерелә. Һәр китап  янында әсәр, аның авторы хакында һ.б. мәгълүмат бирүче интерактив карточка бар.

Тулырак мәгълүмат: https://svetapp.rusneb.ru/