Россиядә китапханәгә кагылышлы иң яхшы пиар-проектны ачыклаячаклар

2021 елның сентябрь-ноябрь айларында ил күләмендә «Китапханәләр. ПРОдвижение» дигән II Бөтенроссия бәйгесе узачак. РФ Мәдәният министрлыгы теләктәшлегендә оештырылучы әлеге масштаблы чараның максаты − китапханә брендын таныту буенча  ил күләмендәге иң яхшы тәҗрибәне ачыклау, җәмәгатьчелекне китапханәләрнең мөмкинлекләре белән таныштыру, аларның өстенлекле якларын күрсәтү.

Бәйгедә Россиянең үзәк һәм муниципаль китапханәләре хезмәткәрләре катнаша ала. Конкурска эшләр 2021 елның беренче сентябреннән кабул ителә башлый. Аның шартлары  нигезендә, катнашучылар видеороликлар, презентацияләр яки лендинг (барлык мәгълүмат тупланган зур булмаган интернет-сайт) эшләп җибәрергә тиеш. Видеороликларның дәвамлылыгы 3 минуттан, презентация күләме 10 биттән артмаска тиеш. Ә лендингка чикләүләр куелмаган.

Бәйге «Бренд буларак китапханә», «Китапханәдәге иң яхшы матбугат хезмәте яки пиар хезмәткәре», «Китапханәдәге иң яхшы пиар-проект», «Китапханәне социаль челтәрләр ярдәмендә таныту» номинацияләрендә узачак.

Тулырак мәгълүмат белән http://пробиблиотеки.рф/ сайтында танышырга мөмкин.