«Ел китапханәчесе − 2021» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалалар кабул итү дәвам итә

«Ел китапханәчесе − 2021» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалалар шушы елның 5 апреленнән кабул ителә башлаган иде. Ул июнь азагына кадәр дәвам итәчәк.

РФ Мәдәният министрлыгы  тарафыннан гамәлгә куелган әлеге конкурсны Россия милли китапханәсе Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты белән хезмәттәшлектә оештыра. Чара Россия китапханәләр ассоциациясе теләктәшлегендә узачак.

Бәйгенең максаты − китапханә тармагында эшчәнлекнең югары стандартларын саклау, тармакта югары  һөнәри осталыкка ия булучыларны ачыклау, яшь белгечләрне кызыксындыру, социаль әһәмияттәге китапханә-мәгълүмат проектларын таныту, актуаль һөнәри тәҗрибә белән уртаклашу һ.б.

Конкурс шартлары буенча, анда Россия китапханәләрендә кимендә ике еллык эш тәҗрибәсе туплаган хезмәткәрләр, «Китапханә-мәгълүмати эшчәнлек» юнәлешләре һәм «Китапханә эшен оештыру» белгечлеге буенча уку йортларының көндезге бүлекләрендә белем алучы яшьләр катнаша ала.

Бөтенроссия бәйгесенең төп номинациясендә  җиңүче «Ел китапханәчесе − 2021» исеменә лаек булачак.

Бәйгедә катнашу шартлары һәм гаризалар тәкъдим итүгә кагылышлы тулырак мәгълүмат белән http://nlr.ru/nlr_pro/RA4263/konkurs-bibliotekar-2021-goda сылтамасы буенча танышырга мөмкин.