Финанс грамоталылыгы өлкәсендә проектлар конкурсы

Финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе финанс грамоталылыгын үстерү өлкәсендә Бөтенроссия проектлар конкурсын үткәрү турында игълан итте. Конкурс уздыруның актуальлеге 2017-2023 елларга Россия Федерациясендә финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясе нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга бәйле.

Конкурста катнаша алалар:

 

1. Россия Федерациясе субъектларының үзәк төбәк (өлкә, край, республика, шәһәр) китапханәләре;

2. «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында төзелгән модель муниципаль китапханәләр»;

3. гомуми белем бирү учреждениеләре китапханәләре;

4. урта һөнәри белем бирү уку йортлары (көллиятләр, техникумнар) китапханәләре;

5. югары белем бирү уку йортлары китапханәләре.

Конкурска тормышка ашырылган проектлар һәм 2021/2022 уку елында тормышка ашырылырга планлаштырылган проектлар  кабул ителә. Катнашучылар Финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясеннән үз проектларын гамәлгә ашыруга 500 мең сумга кадәр грант ярдәменә дәгъва итә ала.

Гаризалар 2021 елның 25 маена кадәр кабул ителә.

Конкурсның координаторы: АРФГ директоры урынбасары Иванов Сергей Алексеевич (IvanovSA@fincubator.ru, +7 915 220-44-48).

Оештыручы һәм оператор − Финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе.

Конкурсның сайты: https://fincubator.ru/contest/contest-1/