«Россия Федерациясендә китапханә эшен үстерү буенча 2030 елга кадәр исәпләнгән стратегия» дөнья күрде

Мәгълүм булганча, 2021 елның 13 мартында илнең китапханәләр тармагы өчен мөһим булган документ − «Россия Федерациясендә китапханә эшен үстерү буенча 2030 елга кадәр исәпләнгән стратегия» расланды (РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 13 мартында дөнья күргән 608 нче номерлы боерыгы: http://static.government.ru/media/files/NFWPpXpAAAEbPW60HiZiDvdZZ8AcSNuu.pdf).

Стратегия илдә китапханә эшен комплекслы үстерүгә, китапханәләр системасын модернизацияләүгә, китапханә фондларын саклау һәм тулыландыруга, гражданнырның иркен һәм тигез шартларда мәгълүмат алуын тәэмин итүгә, китапханәләр өчен кадрлар әзерләү эшен камилләштерүгә, китапханәләр эшчәнлегендә мәгълүмат технологияләрен куллануга һ. б. юнәлтелгән. 

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин  билгеләп үткәнчә, китапханәләрдәге мәгълүмат ресурслары һәркем өчен ачык һәм үтемле булырга, мәгълүмат мөмкин кадәр оператив тәкъдим ителергә тиеш. 

Яңа стратегиядән аңлашылганча, аның нигезендә  китапханәләр хезмәтеннән файдаланучылар санын якынча ике тапкырга арттыру ниятләнә. Бу максатны күздә  тотып, китапханәләр яңа буын техникасы белән җиһазландырылган  заманча үзәкләргә әйләнәчәк. Ә китапханәләр фондын ел саен 12 миллион данә яңа китап, шул исәптән электрон китаплар һәм документлар  белән тулыландыру күздә тотыла. Китапханәләрнең бердәм эшчәнлеген тәэмин итү өчен цифрлы платформа булдыру, архивлар, музейлар һәм китапханәләрдәге мәгълүмат ресурсларын бердәм цифрлы киңлеккә берләштерү нияте дә бар. 

Хезмәткәрләрнең белемен күтәрү һәм яңа белгечләр җәлеп итү дә тармак үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Моннан тыш, китапханәләрнең штат расписаниесенә методист вазыйфасын кире кайтарырга һәм методик яктан тәэмин ителешнең бердәм мәгълүмат системасын булдырырга уйлыйлар.

Стратегиядәге юнәлешләр илнең барлык китапханәләр системасына − федераль, муниципаль, ведомство, фәнни, махсуслаштырылган һәм шәхси китапханәләрнең барысына да кагыла. 

РФ Мәдәният министрлыгы китапханә эшен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру чараларының җентекле планын эшләп якын араларда РФ Хөкүмәтенә тәкъдим итәчәк.