Юбилей белән котлыйбыз!

Актаныш районында гомер кичерүче Нәкыя әби Шәйхиева-Кәрамовага 6 мартта 90 яшь тула. Өлкән яшьтә булуына карамастан китап укудан туктамый ул. Нәкия Хаҗи кызы 30 ел буе Актаныш районы китапханәсен җитәкләгән. Ул үз гомерендә ничә китап укыганын хәтерләми. Эшләгән чорында беренче булып һәр яңа китап белән үзе таныша торган булган.

Эштән киткәч тә, яңа басылып чыккан татар китапларын да, рус язучыларының, чит ил язучыларының әсәрләрен дә укып бара.

Ватаным Татарстан газетасында Нәкыя Хаҗи кызының юбилее уңаеннан аның белән зур булмаган ңңгәмә, YouTube каналында  видеоязма урнаштырылган. Ул анда Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятен яттан сөйли.

Юбилее уңаеннан Нәкия әбине кайнар котлыйбыз! Аңа нык сәламәтлек, иминлек, бәхет-шатлыклар, тыныч тормыш телибез!

Нәкия әби турындагы язмалар киң катлам укучылар өчен кызыклы булыр!