«Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» мәгълүмат системасының үсеше кысаларында Татарстан китапханәчеләре өчен белемнәрен күтәрү курслары

«Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» мәгълүмат системасының үсеше кысаларында Татарстанның 17 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре өчен белемнәрен күтәрү курслары 2013 елда 2 этапта оештырылачак. Беренче этап майда булачак (13-18 һәм 20-25 майда), икенче этап – октябрьдә. Курсларның темасы – «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы. Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (белемнәрен күтәрү) институты оештырган әлеге курсларны үткәрү барышында тыңлаучылар Татарстан Республикасы җыелма электрон китапханә каталогын төзү технологияләрен үзләштерәчәкләр. Практик дәресләр Татарстан Милли китапханәсе һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе базаларында узачак.