2013 нче елда җыелма электрон китапханә каталогы мәгълүмат системасының Татарстан Республикасы эчендә территориаль колачы киңәю Татарстанның тагын 17 үзәкләштерелгән китапханәләр системасын кертү хисабына башкарылачак

«Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» мәгълүмат системасы үсеше» проектын тормышка ашыру кысаларында җыелма электрон каталогта катнашучы китапханәләр саны арта. 2013 нче ел дәвамында «Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» мәгълүмат системасына тоташтыруның өченче этабын үткәрү планлаштырыла. Җыелма каталогны формалаштыруда Татарстанның 17 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы – Актаныш, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Норлат, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Чистай, Ютазы – актив катнашачаклар. Җыелма электрон китапханә каталогының күләмен арттыру һәм библиографик язмаларның сыйфатын күтәрү нигезендә корпоратив технологияләрне үзләштерү халыкка портал аша күрсәтелә торган мәгълүмат-китапханә хезмәтләрен камилләштерергә мөмкинлек бирә.