2013 елның 14 һәм 15 маенда «Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» проектын тормышка ашыруда катнашучы, республиканың 9 Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханә хезмәткәрләре өчен семинарлар булачак

2013 елның 14 һәм 15 маенда Татарстан Республикасының 9 Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы – Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Алабуга, Буа, Яшел Үзән, Питрәч һәм Саба – китапханә хезмәткәрләре өчен семинарлар булачак. Семинарлар үткәрү барышында Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Интернет-үзәгендә Татарстанның җыелма электрон китапханә каталогында эшләү технологияләренә тирәнтен өйрәнү уздырылачак. Каралачак сораулар арасында – документларның библиографик тасвирламасының бердәм методик чишелеше, басмаларның аналитик язмасы, библиографик язмаларны редакцияләү, автоматлаштырылган режимда китап бирү һ. б. Китапханә хезмәткәрләренең «РУСЛАН» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасын үзләштергәндә киңәшләр һәм гамәли ярдәм алу мөмкинлеге бар.