«БиблиоРоссика» фәнни, уку һәм матур әдәбият тулы текстлы мәгълүмат базасына тест режимында керә алу

2013 елның 15 мартыннан 15 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «БиблиоРоссика» фәнни, уку һәм матур әдәбият тулы текстлы мәгълүмат базасына тест режимында бушлай керә алу мөмкинлеге бар. «БиблиоРоссика» - бу электрон китапханә, аның даими тулыландырылучы каталогы тарих, фәлсәфә, тел белеме, сәнгать, социология һәм башка фәннәргә караган 2500 документны үз эченә ала. Алар 5 тематик коллекциягә берләштерелгәннәр: өч коллекция рус телендә – «Фәнни әдәбият», «Уку әдәбияты» һәм «Матур әдәбият», ике махсуслаштырылган инглиз телендәге коллекция – «Хәзерге көнбатыш иудаика» һәм «Хәзерге көнбатыш русистика». Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы өчен электрон китапханә китапларының тулы текстларына читтән керә алу мөмкинлеге каралган.

Белешмәләр өчен телефон: Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, мәгълүмат-библиография бүлеге – (843) 292-80-54.