Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе республика китапханәләренә үтенеч белән мөрәҗәгать итә

Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ҖҮФХ) Татарстан Республикасындагы идарәсе тикшерү изоляторларының китап фондларын тулыландыру өчен китаплар һәм журналлар бүлеп бирү турындагы үтенеч белән республика китапханәләренә мөрәҗәгать итә. Төзәтү учреждениеләре китапханәләре яхшы хәлдә сакланган бер үк төрле китапларның икенче данәләрен (дублет), фәнни-популяр, нәфис журналларны, халыктан бүләк итеп алынган әдәбиятны кабул итә ала. Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре китапларны үз транспорт чаралары ярдәмендә алып китәргә планлаштыралар.

Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ҖҮФХ) Татарстан Республикасындагы идарәсенең бүлекчәләре белән элемтәгә керү өчен мәгълүмат түбәндәге адреста урнашкан:
http://uin.tatarstan.ru/rus/podrazdeleniya.htm