Бөтенроссия конференциясенә чакырабыз!

2013 елның апрелендә Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институтында (Казан шәһәре) «Өстәмә белем бирү системасын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлеше буларак белгечләрне һөнәри үстерү» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциядә каралачак мәсьәләләр киңкырлы: заманча белем бирү технологияләре һәм аларны куллану, белем бирү тирәлеген формалаштыру, белгечләрне дистанцияле укыту технологияләре, өстәмә белем бирүне оештыру һәм хокукый нигезләре. Мәдәният учреждениеләре, иҗади берлекләр һәм берләшмәләр белгечләре һәм җитәкчеләре, мөгаллимнәр, фәнни хезмәткәрләр конференциядә катнашырга чакырыла.

Конференция турында өстәмә мәгълүматны http://idposkc.tatarstan.ru сайтыннан алырга мөмкин.