Музыкаль коллекция – китапханәләргә бүләккә!

Татарстан композиторларының музыка антологиясе – Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының республиканың иң яхшы милли музыка сәнгате үрнәкләрен таныту һәм саклауга юнәлтелгән киң колачлы халыкара проекты. Өч cd-дискны берләштергән антологиядә А. Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры башкаруында Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова һәм башка күренекле татар композиторларының әсәрләре урын алган.

2013 елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә узган иҗади очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Александр Сладковский әлеге җыентыкның 50 комплектын Татарстан китапханәләренә бүләк итте.