Китапханәләрнең методик эшчәнлегенең заманча аспектлары

2012 нче елның 26 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлек хезмәткәрләре Интернет үзәктә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) ТР Үзәкләштерелгән Китапханәләр Системасының (ҮКС) 18 үзәк китапханәсенең методик бүлекләре белгечләре өчен « Китапханәләрнең методик эшчәнлегенең заманча аспектлары» дип исемләнгән семинар уздырды.

«БАРС Груп» ЯАҖнең проектларны гамәлгә ашыру бүлеге аналитигы Бассариева Алинә Альберт кызының ТР ҮКСның «БАРС.WЕВ-МОНИТОРИНГ КУЛЬТУРЫ» мәгълүмати-аналитик системасында еллык хисап тотуның электрон вариантын тутыру һәм алып бару буенча консультациясе зур профессиональ кызыксыну уятты.

Фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчесе Фатхеева Кира Бексовна уздырган слайд-лекциядә Россия китапханәчеләр ассоциациясенең роле һәм эшчәнлеге ачыкланды, РКАның мәҗбүри регламент документларына: оешма Уставы, 2011-2015 нче елларга РКАның үсеш өстенлекләре, Россия китапханәчесенең профессиональ этикасы Кодексы (2011 ел), китапханәләр эшчәнлегенең модельле стандартына, аерым басым ясалды.

ТР Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлегенең инновацияле эшчәнлек секторы мөдире Зуева Ольга Иванов «Китапханәләрнең инновацияле һәм проектлы эшчәнлеге» буенча консультациясендә Татарстанның муниципаль китапханәләренең проектлы эшчәнлегенә киң анализ ясады, бәя бирде һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

О.И. Зуеваның слайд-лекциясе «Яңа мәгълүмати технологияләр тирәлегендә китапханә» дип аталды. Аның барышында килгән кунаклар китапханә эшчәнлегендә яңа Интернет-технологияләрне куллану белән таныштылар.

Курсларны тыңлаучылар өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге чыгарган басмалардан күргәзмә куелды.

Семинар азагында китапханә бинасы буенча экскурсия уздырылды.