Фәнни-методик киңәшмә утырышы «Электрон коллекция» турында фикер алышуга багышланды

Татарстан Республикасы Милли электрон китапханә порталында эшләп килүче «Электрон коллекция» битенең бүгенге көндәге хәле Милли китапханәнең фәнни-методик киңәшмә утырышының темасын билгеләде. Фикер алышу барышында тулы текстлы документларны мәгълүмати эзләүнең нәтиҗәлелеген арттыру, барлык урнаштырылган коллекцияләрнең бердәм нормага китерелгән аннотацияләрен, билгеле бер коллекцияләргә мөрәҗәгать итү статистикасын булдыру мәсьәләләре каралды. Табылган электрон документларны башкача эзләү билгеләре, мәсәлән, автор фамилиясе, документ исеме һ.б. буенча сайлауда туган проблемаларга зур игътибар бирелде. Китапханәдән файдаланучыларның тулы текстлы электрон коллекцияләрдән файдалану мөмкинлеген киңәйтү фикер алышуда иң мөһим  мәсьәлә булып торды.