«Минтимер Шәймиев: социаль-психологик портрет» дип исемләнгән китап − китапханәләргә бүләккә

2012 нче елның 19 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Президент Аппараты тарафыннан ТР Милли китапханәсенә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев турында «Минтимер Шәймиев: социаль-психологик портрет» дип исемләнгән 1388 экземпляр китап тапшырылды. 1500 данә тираж белән басылган әлеге китап бушлай Татарстанның дәүләт һәм муниципаль китапханәләренә җибәрү өчен ТР Милли китапханәсенең республика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсенә бирелде  (телефон: (843) 236-31-62, е-мail: Scompl.Nbrt@tatar.ru).