Татарстан Республикасының республика һәм муниципаль китапханәләре җитәкчеләре семинары

     12-14 нче ноябрь көннәрендә «Сосновый бор» шифаханәсе базасында Татарстан Республикасының республика һәм муниципаль китапханәләре җитәкчеләре семинары кысаларында республиканың үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорлары киңәшмәсе дә узды. Киңәшмә беренче мәртәбә читкә чыгып оештырылган чара форматында шифаханәдә үткәрелде. Чит илләрдә киңәшмәләр уздыруның мондый формасы киң таралган,  ә республика китапханәләр өлкәсендә бу, әлбәттә, яңалык буларак кабул ителде.
     Чараның төп программасы үз эченә «Китапханә җитәкчеләренең идарә итү күнекмәләрен үстерү» дигән темага ике көнлек семинар үткәрүне алган иде.
     Семинар барышында китапханә директорлары ТР мәдәният министры А.М.Сибгатуллин белән очрашып, китапханәчеләр ирешкән уңышлар турында сөйләштеләр, шулай ук барлык китапханәләр өчен актуаль булган мәсьәләләр һәм сораулар каралды.     
       Бу чара «2009-2014 елларга һәм 2020 елга кадәрге перспективага Татарстан Республикасында китапханә эшен үстерү» озак вакытлы максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.