Питрәч үзәкләштерелгән китапханә системасы белгечләре Татарстан Милли китапханәсендә булып киттеләр

     Питрәч үзәкләштерелгән китапханә системасы белгечләре 2012 елның 24 октябрендә Татарстан Милли китапханәсендә булып киттеләр. Килүнең максаты – Татарстан Республикасы җыелма электрон китапханә каталогын төзү технологияләрен үзләштерү иде. Питрәч үзәкләштерелгән китапханә системасының 7 китапханәчесеннән торган төркем документларны тупларга һәм  каталоглаштыру подсистемалары белән эшләргә өйрәнү үттеләр. Алар өчен автоматлаштырылган режимда матбугат басмаларына язылу алып бару, документларны исәпкә кую, вакытлы басмаларның аналитик язмаларын төзү, укучылар һәм китап бирүне исәпкә алу буенча практик дәресләр үткәрелде, киңәшләр бирелде.  

     Милли китапханә, республика китапханәләренә координацион-методик үзәк буларак, Татарстан китапханәчеләренең белемнәрен күтәрү буенча мондый чараларны даими үткәрә. 2012 елның октябрь башында Саба үзәкләштерелгән китапханә системасы китапханә хезмәткәрләре Татарстан җыелма электрон китапханә каталогында эшләү технологияләрен тирәнтен өйрәнделәр.