04 февраль 2020
4 февральдә Үзәк китапханәнең уку залында «Гыйззәт чаткылары һаман яна» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Чара ТАССРның 100 еллык, Бөек Җиңүнең 75 еллык һәм күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең 125 еллык юбилее кысаларында уздырылды. 2020 ел - Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова инциативасы белән “Таҗи Гыйззәт елы” дип игълан ителде.
03 февраль 2020
Таҗи Гыйззәт әсәрләре буенча муниципаль әдәби проект “Ай китабы”
24 гыйнвар 2020
24 гыйнвар көнне Үзәк китапханәнең уку залында “Таҗи Гыйззәт елы”н ачу тантанасы узды. «Гыйззәт кабызган чаткылар» дип исемләнгән чара ТАССРның 100 еллык һәм күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең 125 еллык юбилее кысаларында уздырылды. 2020 ел - Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова игъланы белән “Таҗи Гыйззәт елы” дип игълан ителде.
22 гыйнвар 2020
2020 елның 22 гыйнварында “Татарстан яшьләре” газетасының чыга башлавына 100 ел тулды. Быел, белгәнебезчә, республикабыз оешуга да бер гасыр. Менә шушы ике дата ниндидер символик мәгънәгә ия. Ни генә булмасын, шушы бер гасыр вакыт эчендә газета халкыбыз тормышында зур роль уйнады.
20 гыйнвар 2020
2020 ел Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасында Таҗи Гыйззәт елы дип игълан ителде.
20 гыйнвар 2020
Россия Президенты Владимир Путин 2020 елны Хәтер һәм Дан елы дип игълан итте.
17 гыйнвар 2020
2020 ел Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасында Таҗи Гыйззәт елы дип игълан ителде.
14 гыйнвар 2020
14 нче гыйнварда Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә шагыйрь Шәйхи Маннурның тууына 115 ел тулуга багышланган “Әдәбиятыбызның ак йөзе” дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларына шагыйрь һәм прозаикның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды.
24 декабрь 2019
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге 2019 елда иң күп укылган топ-5 китапны аерып алырга булды. Китапханә укучыларыбыз Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза”, “Дети мои”, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Таллыкүлдә былбыл бар”, Гүзәл Галләмованың “Ялгыз көймә”, Зифа Кадыйрованың яңа чыккан “Яраларың белән яратырмын...” дигән китапларын яратып укыды.
17 декабрь 2019
17 декабрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында мәшһүр әдип һәм галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Яңгырап үтте гомерләр” дип аталган әдәби сәгать узды. Әлеге чарага филология һәм тарих факультетында белем алучы беренче курс студентлары чакырылган иде.
09 декабрь 2019
9 декабрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды.
12 ноябрь 2019
12 ноябрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында шагыйрь Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан “Дәрдемәнд – мәгърифәтче шәхес” дип аталган әдәби кичә узды. Әлеге чарага филология һәм тарих факультетында белем алучы икенче курс студентлары чакырылган иде.
05 ноябрь 2019
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шул уңайдан, Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Конституция – хокукый дәүләтнең нигезе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды
01 ноябрь 2019
4 нче ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.
30 октябрь 2019
30 нчы октябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар яшьләре өчен “Илһам чишмәсе” дип аталган иҗат клубының чираттагы утырышы узды.
22 октябрь 2019
22 октября в Отделе татарской и краеведческой литературы была оформлена выставка «Есть у Татарстана звездный «Аргамак» к 10-летию литературного журнала «Аргамак. Татарстан».
19 октябрь 2019
19 октябрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында «Татарча диктант» дип аталган Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Чараны Алабуга муниципаль районының татар яшьләре җитәкчесе Фатыйхова Гүзәл башлап җибәрде. Чакырылган кунагыбыз Язучылар берлеге әгъзасы Фирдәүс Хуҗин татар теле, аның мәдәниятын саклап калу турында сөйләде. Диктант язарга дип, 35 кеше килде.
07 октябрь 2019
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар шагыйре, балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Кыйбласы – балачак иле” дигән күргәзмәгә күзәтү узды.
01 октябрь 2019
-
27 сентябрь 2019
27 сентябрь көнне Алабуга Үзәк китапханәдә узган семинарда татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе яңа килгән китапларга күзәтү ясады.