“Илһам чишмәсе” – татар яшьләренең иҗат клубы
16 нчы октябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсендә татар яшьләре өчен “Илһам чишмәсе” дип аталган иҗат клубы эшен башлап җибәрде.
16 нчы октябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсендә татар яшьләре өчен “Илһам чишмәсе” дип аталган иҗат клубы эшен башлап җибәрде.
2018 нче елның 12 нче октябрендә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең “Кама” уку үзәгендә театр бүлеге укытучысы Җәләева Тәҗрия Вәсим кызы 55 еллык юбилей кичәсен уздырды.
Акциядә катнашырга чакырабыз!
Татар яшьләренең иҗади клубы
Афиша
26 сентябрь көнне Алабуга дәүләт педагогия институты студентлары өчен “Ачык ишекләр” көне узды.
26 нчы сентябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге татар халкы тарихында зур урын тоткан Садри Максудиның 140 еллык юбилеена багышланган әдәби кичә уздырды. “Мәңге безнең күңелләрдә” дип аталган кичәгә Алабуга университетының татар бүлегендә укучы икенче курс студентлары килде.
Афиша
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә күренекле сәясәтче, дипломант, җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм галим Садри Максуди тууына 140 елга багышланган “Зур шәхес, бөек талант” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
25 август – Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу көне
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Шәмаилдә – безнең тарих” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шушы көннәрдә генә 200 гә якын яңа китап белән тулыландырылды. Кызык һәм бай эчтәлекле бу китаплар укучыларыбызның уку өстәлендә дә лаеклы урын алыр.
25 апрель көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Тукай белән башлыйк” дип аталган шигъри-әдәби акция уздырды.
20 апрель көнне “Китапханәләр төне ” кысаларында Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Библиоэңгер: Ел китабы” дип аталган чара узды.
2018 ел Татарстан Мөселманнар Диния нәзарәте тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. 6 апрель көнне Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә “Шиһабетдин Мәрҗани: тарих һәм безнең заман” дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Конференциягә Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнгән, барлаган һәм халыкка җиткерүдә күп эш башкарган фәнни хезмәткәрләр, музей җитәкчеләре, укытучылар, китапханәчеләр катнашты.
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар”дигән күргәзмә эшли башлады
12 март көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында “Театр – тылсымлы учак: Алабуга татар халык театры бездә кунакта” дип исемләнгән театраль кичә узды
21 февраль көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Үз телебез- үзәктә” дип аталган күргәзмәгә күзәтү ясалды.2018 ел – Халыклар бердәмлеге елы дип тә игълан ителде. Һәр милләт өчен туган тел – ул үзенең туган теле.
20 февраль көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә классик язучысы, татар милли хәрәкәтенең күренеле әһеле, публицист, сәясәтче Гаяз Исхакый тууына 140 елга багышланган “Сүнмәс йолдыз” дип аталган күргәзмәгә күзәтү ясалды.
15 февраль көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көнгә багышлаган “Дала бөркете” дип аталган батырлык сәгате узды.