“Нурга төренгән Тукай” китап уку акциясе
26 апрельдә Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Нурга төренгән Тукай” дип аталган китап уку акциясен уздырды.
26 апрельдә Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Нурга төренгән Тукай” дип аталган китап уку акциясен уздырды.
25 нче апрельдә Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында Татар әдәбияты ункөнлеге кысаларында “Яз. Тукай. Шигърият” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Әлеге чарага икенче гимназиядә белем алучы җиденче сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары чакырылган иде.
19 нчы апрель көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында татар әдәбияты ункөнлеге кысаларында “Гөлнең матурлыгы – чәчкәдә” дип исемләнгән очрашу узды. Очрашуның кунагы Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләймәнова исемендәге премия иясе, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларының бүлек мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева булды.
19 нчы апрель көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында “Яз.Тукай. Шигърият” дип исемләнгән татар әдәбияты ункөнлеге башланып китте.
4 апрельдә Алабуга Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Н.К. Закирова һәм Р.Н. Валеева иҗади сәфәр белән Әгерҗе шәһәрендә булдылар.
Татарстанның Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2017» бәйгесенә йомгак ясаган.
27 нче мартта Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Халыкара театр көненә багышлап, “Таҗи Гыйззәт һәм Алабуга театры” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Әлеге чарада Алабуга медицина көллиятендә укучы икенче курс студентлары һәм аларның укытучылары катнашты.
22 март көнне “Иллюзион” кинотеатры бинасында “Мин сөйлим анам телендә...” исемле беренче яшьләр иҗат фестивале узды. Әлеге чарага Казан, Яр Чаллы, Алабуга язучылары, шагыйрьләре чакырылган иде. Алар яшьләргә шигырь язу осталыгы буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре 20 март көнне 2нче гимназиянең алтынчы сыйныф укучылары өчен “Табигать һәм татар фольклоры” дип аталган экологик сәгать уздырды.
5 мартта Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залындФәүзия Бәйрәмова белән “Иҗатымда – халык язмышы” дип исемләнгән иҗади очрашу узды. а
Алабуга Үзәк китапханәсендә күренекле татар язучы Ә.Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз» дигән Регионара “Еники укулары”дәвам итә. 1 март көнне әлеге акциядә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты. Алар татар халкының танылган язучысы Ә. Еникинең «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге», «Кем җырлады», «Туган туфрак», «Матурлык» «Әйтелмәгән васыять» кебек хикәяләреннән өзекләрне татар телендә укыдылар.
“Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз” акциясен Алабуга Дәүләт педагогия институты студентлары белән Үзәк китапханәнең уку залында дәвам иттек. Алар Ә. Еникинең “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять”, “Гөләндәм туташ хатирәләре”, “Онытылмас минутлар” кебек хикәяләреннән өзекләрне татар телендә укыдылар.
26 нчы февраль көнне Алабуга Үзәк китапханәсендә язучы Ә.Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз» дигән Регионара Еники укулары акциясе башланып китте.
25 февральдә Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “КамАЗ – ХХ гасырның бөек төзелеше” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында “Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!” дип аталган туган тел сәгате узды.
18 нче февраль көнне Алабуга Үзәк китапханәсендә “Илһам чишмәсе” клубының чираттагы утырышы булды.
7 нче февраль көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Татарстан Республикасы гербы кабул ителгән көнгә багышланган тарихи күзәтү узды. Әлеге чара Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге үзенең укучыларын авыллар тарихына багышланган саллы китаплар белән таныштырырга булды.
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары, татар халкының күренекле патриот шагыйре Фатих Кәримнең тууына 110 елга багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханәче студентларга китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Студентлар үзләре Фатих Кәримнең шигырьләрен кычкырып укыдылар.
18 нче гыйнвар көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Татар театрына нигез салучы” исемле мәгълүмат сәгате узды. Ул татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылды. Әлеге әдәби чарада мәктәп укучылары катнашты.