Центральная библиотека

“Җиңү кайтавазы мәңгелек”

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елны Хәтер һәм Дан елы дип игълан итте.

         Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү кайтавазы мәңгелек” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.

Күргәзмәнең беренче кунаклары – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары булды.    

Күргәзмәдә Л. Хәмидуллин, Б. Хәмидуллинның “Җиңү җиңел бирелмәде”,  рус телендә “Победа досталась дорогой ценой”, “Сугыш чоры балалары”, “Герои Советского Союза – наши земляки”,  “Алар илгә Җиңү алып кайтты”, “Герои тыла Республики Татарстан” һ.б. китаплары урын алды.

Китаплар белән татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә  якыннан таныша аласыз. Сезне күргәзмәгә чакырып калабыз.