Яңалык

“Әдәбиятыбызның ак йөзе”

14 нче гыйнварда Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә шагыйрь Шәйхи Маннурның тууына 115 ел тулуга багышланган “Әдәбиятыбызның ак йөзе” дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларына шагыйрь һәм прозаикның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды.

«2019 елда укылган топ - 5 китап»

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге 2019 елда иң күп укылган топ-5 китапны аерып алырга булды. Китапханә укучыларыбыз Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза”, “Дети мои”, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Таллыкүлдә былбыл бар”, Гүзәл Галләмованың “Ялгыз көймә”, Зифа Кадыйрованың яңа чыккан “Яраларың белән яратырмын...” дигән китапларын яратып укыды.

“Яңгырап үтте гомерләр”

17 декабрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында мәшһүр әдип һәм галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Яңгырап үтте гомерләр” дип аталган әдәби сәгать узды. Әлеге чарага филология һәм тарих факультетында белем алучы беренче курс студентлары чакырылган иде.

Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре

9 декабрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды.

Дәрдемәнд – мәгърифәтче шәхес

12 ноябрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында шагыйрь Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан “Дәрдемәнд – мәгърифәтче шәхес” дип аталган әдәби кичә узды. Әлеге чарага филология һәм тарих факультетында белем алучы икенче курс студентлары чакырылган иде.

Конституция – хокукый дәүләтнең нигезе

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шул уңайдан, Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Конституция – хокукый дәүләтнең нигезе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды

“Илһам чишмәсе” клубы

30 нчы октябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар яшьләре өчен “Илһам чишмәсе” дип аталган иҗат клубының чираттагы утырышы узды.

«Есть у Татарстана звездный «Аргамак»

22 октября в Отделе татарской и краеведческой литературы была оформлена выставка «Есть у Татарстана звездный «Аргамак» к 10-летию литературного журнала «Аргамак. Татарстан».

«Татарча диктант»

19 октябрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында «Татарча диктант» дип аталган Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Чараны Алабуга муниципаль районының татар яшьләре җитәкчесе Фатыйхова Гүзәл башлап җибәрде. Чакырылган кунагыбыз Язучылар берлеге әгъзасы Фирдәүс Хуҗин татар теле, аның мәдәниятын саклап калу турында сөйләде. Диктант язарга дип, 35 кеше килде.

“Кыйбласы – балачак иле”

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар шагыйре, балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Кыйбласы – балачак иле” дигән күргәзмәгә күзәтү узды.

Яңа китаплар

27 сентябрь көнне Алабуга Үзәк китапханәдә узган семинарда татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе яңа килгән китапларга күзәтү ясады.

“Фронтовик солдат язмышы”

18 нче сентябрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Фронтовик солдат язмышы” исемле туган якны өйрәнү сәгате узды.

Күп милләтлелек – безнең байлык

17 сентябрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Күп милләтлелек – безнең байлык” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.

“Геройлар эзеннән”

10 сентябрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Геройлар эзеннән” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү узды.

Игътибар! Яңа китап

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге яңа китаплар белән даими тулыланып тора. Алдагы сүз алар турында булачак.

Татар атлары

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Терлекчелектә нәсел эше буенча Татарстан Республикасы баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ярдәме белән 2019 елда “Татар атлары” исемле китап дөнья күрде.