Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

"Герой шәһәр Ленинград" батырлык сәгате

25 январь көнне Яңга Сала күчмә китапханәсе белән берлектә Каенсар авыл клубында узган батырлык сәгатендә өлкәннәребез камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр узган авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, заводларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар язмышы, совет солдатларының батырлыгы турында янәдән бер кат хәтерләрендә яңарттылар.

"Табигать тиңсез хәзинә" эко сәгать

24 январь көнне Яңасала башлангыч мәктәбендә балалар бакчасы, китапханә белән берлектә "Табигать тиңсез хәзинә"- дигән экологик сәгать үтте.

"Әдәбиятыбызның ак йөзе- Шәйхи Маннур" могҗизалар кыры уены

20 гыйнварь көнне Яңга Сала авыл китапханәсендә аның тормыш юлына һәм иҗатына багышлап киң катлам укучылар өчен "Әдәбиятның ак йөзе- Шәйхи Маннур" дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Күргәзмәдә шулай ук балалар өчен язылган шигырьләр, проза әсәрләре, аның шигырьләренә язылган җырлар, сугыш чоры поэзиясен үз эченә алды. "Утлар-сулар кичтек без"... дип исемләнгән "могҗизалар кыры" уенында 3-4 сыйныф укучылары катнашты.

"Күңелле өстәл уеннары"

"Күңелле өстәл уеннары" бүген исә укучылар төрле төрдәге өстәл уеннары буенча көч сынаштылар. Клуб залы шатлык-сөенеч хисләре, җиңү һәм шатлык авазлары белән тулды. Укучыларыбыз тагын бер кат клубның бию залы гына түгел, ә аралашу, яңа дуслар табу һәм, әлбәттә, яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алу чарасы булуына инанды.

"Кыюлар, көчлеләр, җитезләр" саф һавада чана шуу

Сәламәтлек ул физик һәм рухи иминлек, күңел күтәренкелеге, уңай кичерешләр. Кышкы каникулларны файдалы үткәрү максатыннан нәни дусларыбыз саф һавада чана шудылар. балаларга кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның бик мөһим икәнен исләренә төшердек. Сәламәтлек саклауга кагылышлы китаплар белән таныштырдык.

"Кызыклы уеннар"-уен-ярыш

3 январь Каенсар авыл клубында Яңга Сала авыл китапханәсе белән берлектә балаларның ялларын кызыклы һәм эчтәлекле итеп үткәрү максатыннан "Кызыклы уеннар"- дигән исем астында балаларның уйлау сәләтен үстерү, тапкырлык сыйфатларын тәрбияләү, спортта көчләрен сынау буенча уен ярыш үткәрдек. Бу уеннар балаларга ошады, алар үзләренә дәрт, көч алдылар..

"Бүләк итәм күңел җылысын”

ЯңгаСала авыл китапханәсе һәм Каенсар авыл клубы хезмәткәре мөмкинлеге чикләнгән китап укучыбыз Габитов Марсель абыйның өйләренә барып аның хәлләрен белештек, күчтәнәчләребезне тапшырдык.

"Татарстан Республикасы символларын беләбезме?" танып белү сәгате

Яңга Сала авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары белән «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабул ителү көне»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде.

"Әнкәйләргә рәхмәт әйтик"-караоке батлл

Каенсар авылы клубында Әниләр көне һәм Гаилә елы уңаеннан, "Караоке батлл" музыкаль бәйге оештырылды. Конкурста 2 музыкаль команда катнашып, үзара көч сынаштылар.

"Толерантлык- тынычлыкка юл"- түгәрәк өстәл

ЯңгаСала авыл китапханәсендә "Толерантлык- тынычлыкка юл"- дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә оештырдык. Укучылар белән нәрсә ул толерантлык, аның белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын ачыкладык.

"Каенсар авыл тарихы" китабын тәкъдим итү .

18 май көнне Каенсар авылы тарихында искиткеч зур тарихый вакыйга булып узды. Тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, ТР фән эшлеклесе, РФ мактаулы гомум белем хезмәткәре, 14 китап, 350 данә фәнни хезмәтләр, мәкаләләр авторы, "Мәгариф"- журналының редколлегия әгъзасы Фәйзелхак Габделхак улы белән аның хәләл җефете югары категорияле хәрби химик, инженер технолог Сания Фазылҗан кызы Ислаеваларның уртак иҗат җимешләре «Яз» нәшриятында басылган "Каенсар авыл тарихы" китабын авылдашларга тәкьдим итү кичәсе у

"Язлар белән безгә Тукай кайта" әдәби сәгать.

Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуына багышланган"Язлар белән безгә Тукай кайта" әдәби сәгать шагыйрьнең бик кыска, шул ук вакытта гаҗәеп кызганычлы тормыш юлы турында сөйләнде, тормышында булган кызыклы вакыйгалар искә алынды.

"Китапханә төне" акция

20 апрельдә китапханә Россиядә Гаилә елына багышланган «Китапханә төне-2024» Бөтенроссия акциясенә Яңга Сала авыл китапханәсе кушылды. Быел акция «Бөтен гаиләбез белән укыйбыз! " дигән бердәм девиз астында узды.

"Гаилә белән китап киштәсе янында" очрашу

9 апрель көнне Яңасала авыл китапханәсенә "Гаилә белән китап киштәсе янында"- дигән җылы очрашуга китапханәбезнең иң актив китап укучы һәм авылда яшәүче яшь гаиләләр Яңасала авылыннан Тимофеевлар, Каенсардан Борхановлар чакырылды.

"Нәүрүз" фольклор кичә

Яңасала авыл китапханәсендә 20 март көнне нәни дусларыбыз өчен "Яз кызы гүзәл Нәүрүз"- дигән фольклор сәгать үтсә, 21март көнне "Пушкин картасы" кысаларында "Нәүрүз" бәйрәмен авылдашлар белән бергәләп каршы алдык.