“Халкыбыз каһарманы”
15 февраль герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан китапханәбездә кече яшьтәге китап сөючеләр белән “Халкыбыз каһарманы” исемле шигырь кичәсе уздырдык
15 февраль герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан китапханәбездә кече яшьтәге китап сөючеләр белән “Халкыбыз каһарманы” исемле шигырь кичәсе уздырдык
14 февраль көнне Шушмабаш мәдәният йортында Шушмабаш авыл җирлегенең 2019 елгы эшчәнлеге, "Северный" хуҗалыгының эш нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы булды. ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүгә 75 ел, Арча районы оешуга 90 ел уңаеннан китап күргәзмәсе төзелеп аны авыл халкына тәкъдим иттек. Җыелышка Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Нуриев, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
ТАССР ның 100 еллыгы , Арча районының 90 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы юбилей елында “Үткәннәрне барлап-киләчәккә карап, Мәңге яшә Илдус авылы” темасына , күчмә китапханәбез булган Илдус авылының 100 еллык тарихын, авыл үзешчәннәренең концерт программасын Шушмабаш авылы халкына тәкъдим иттек. Китапханәче Локманова Г.Х. презинтация ярдәмендә Илдус авылы тарихы турында мәглүмат бирде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елны Татарстан Республикасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан итте. Шул уңайдан китапханәбез күп кенә чаралар уздыра. Чираттагы чарада башлангыч сыйныф укучылары белән “ТАССР ничек төзелгән?” темасына белешмә сәгате уздырдык.
Әкиятләрне барлык балалар да ярата: кызыклы тарихлар, тылсымлылык, көтелмәгән хәлләр - болар барысы да балаларны китапка җәлеп итә. Шекә балалар бакчасында «Әкиятле балачак»дип исемләнгән кычкырып укулар уздырдык.
Безнең халык элек-электән кич утырган, чигү чиккән, бәйләү бәйләгән, башка кул эшләрен башкарган. Хәзер бик рәхәт, җитеш тормышта яшибез. Кибетләрдә теләгән әйберне сатып алырга була. Шулай да үз кулларың белән, күңел җылысы биреп эшләгән кул эшләре, татар хатын кызының уңганлыгын күрсәтә. Бүген без китапханәбездә “Белгәннәрдән өйрәник” дип исемләнгән, башмак тегү буенча мастер класска җыелдык
2020 ел-Татарстанда “ТАССРның 100 еллыгы елы”, Россиядә “Хәтер һәм дан елы” дип игълан ителде. Шушы юбилей елында безнең дә ут күршеләребез, Илдус авылына нигез салынганга 100 ел тула икән. 100 ел – тарих өчен күп вакыт түгел. Әмма хәләл көче белән дөнья көткән җир кешеләре өчен мизгелләрнең – көнгә, көннәрнең – елларга тиң чаклары да күп булгандыр. Шул уңайдан без Илдуслылар белән «Үткәннәрне барлап- киләчәккә карап, мәңге яшә-туган авылым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырдык.
27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның бу көнендә Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Тарихи дата уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен " 900 көн батырлык. Блокада һәм аның геройлары" темасына мәгълүмати-танып-белү сәгате уздырдык.
Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга хирыс халык.Ә халыкның җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Укучыларның кече яшьтән татар халкының җырларына, уен коралларына кызыксынуларын үстерү масктыннан без китапханәдә “Татар халкының җырлары, уен кораллары-кадерле мирас” темасына мәдәният дәресе уздырдык.
Табигать -Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән. Китапханәбездә “Ак калфак” клубы оешмасына йөрүче хатын-кызлар белән "Табигатьнең бар матурлыгы хатын-кызда" темасына чара уздырылды. Китапханәче “Без табигать балалары» темасына китап күргәзмәсе тәкъдим итеп, табигать байлыкларының хатын-кыз матурлыгына, сәламәтлегенә йогынтысы зур булуын аңлатып, үләннәрдән маскалар ясау, сәламәтлек өчен дару үләннәре куллану рецептлары тәкъдим итте.
2020 нче ел бик матур юбилейлары белән килеп керде. Шул уңайдңан китапханәдә “Беркем дә, берни дә онытылмый ”, “Гасырлар авазына колак салып ”, “Бөек Тукай Ватаны син, Арча!” китап күргәзмәләре эшли башлады.
Иске Яңа ел-халыкның хәтерен һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклаган искиткеч бәйрәмнәрнең берсе. 13 гыйнварда без авылдашлар һәм авыл кунаклары белән Иске Яңа елны саф һавада бәйрәм иттек.
Яшь буынга китапның барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат биреп, китапханәләрнең һәр кеше өчен рухи азык, белем туплау урыны икәнен күрсәтеп, ТР милли китапханәсенә 155 ел тулу уңаеннан “Китаплар эзеннән тарихка” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдык.
Яңа ел-һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме.. Тик бөтен җирдә дә яңа ел бер үк вакытта килми. 9 гыйнвар көнне безнең авыл китапханәсендә, яшьләр белән берлектә, «Яңа елны кайда, ничек каршылыйлар? " дип исемләнгән викторина үткәрелде
Кар бөртекләре-кышның төп атрибуты, матур бизәге. 6 гыйнвар көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Кыш- искиткеч ак бәйрәмнәре, балалар өчен озак каникуллар белән күңелле. Бу вакытта гаилә белән генә түгел, китапханәләрдә дә вакытны кызыклы итеп үткәрергә мөмкин. 4 январь көнне Шекә авыл клубында китапханә белән берлектә "Балалар Яңа елы"бәйрәме уздырдык.
Нәкъ менә Яңа ел төнендә барлык өлкәннәр дә бер мизгелгә бала булып, могҗизага ышана . 30 декабрь көнне без авылдашларыбыз белән бергә Бал-Маскарад уздырдык. Кичебез тылсым, уен һәм әкият атмосферасында узды.
Кечкенә китап яратучы дусларым белән тылсымлы Яңа ел бәйрәмендә булдык.
Серле дә, тылсымлы да бу Яңа ел. Яңа ел дигәч тә, күз алдына ямь- яшел чыршы килеп баса. Аны өлкәннәр дә, балалар да сагынып көтеп алалар. Башлангыч сыйныф укучылары белән “Яңа ел могҗизасы” темасына оештырылган интеллектуаль уенда да без әнә шул хакта сөйләштек.”
Китапханәбездә оештырылган “Яңа ел килә безгә” китап күргәзмәсе ярдәмендә кышкы тылсымлы әкиятләр, кыш турындагы шигырләр белән таныша аласыз. Яңа ел турындагы кызыклы мәгълүматлар алып , “галәм киңлекләрен” урап кайтырга мөмкинсез.