Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

Көлке көне

. Шаяру көне уңаеннан китапханәдә "Елмаегыз, көлегез, файдасы күп белегез!"китап күргәзмәсе эшләде.

"Чәчәкләр тормыш яме"

"Чәчәкләр тормыш яме" викторинасында "Маргаритка" һәм "Тюльпан"командалары катнашып, "чәчәкләр" темасына белемнәрен күрсәттеләр, күп кенә киңәшләр алдылар.

"Ислам нуры"

Рамазан ае уңаеннан, китапханәдә “Ислам нуры” әдәби чара узды. Чарага кече яшьтәге укучылар, урта яшьтәге мәктәп укучылары һәм китапханәбез кашында эшләп килүче “Ак калфак” клубы апалары катнашты.

"Театр яктылыкка, нурга илтә”

"Театр яктылыкка, нурга илтә” дип исемләнгән чарада, үзебезнең яраткан театр артистларын искә алдык, гомерләрен театр сәнгатенә багышлаган шәхесләр турында истәлекләр укыдык.

“Ач, шигърият, серләреңне"

Китапханәдә, туган телгә, шигърияткә, туган як мәдәниятына мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан “Ач, шигърият, серләреңне” әдәби сәгате узды.

"Һөнәрләр иленә сәяхәт"

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Һөнәрләр дөньясына ишек ачу максатыннан «Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән танып белү викторинасы үткәрелде.

Хуш киләсең Нәүрүз!

Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан, 21 март көнне, авылыбызда "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрдек.

"Урманга табышмаклар буенча"

21 март -Бөтендөнья урманнарны саклау көне. Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Урманга табышмаклар буенча" дип исемләнгән чара уздырылды һәм урманнарны саклауны пропогандалауга юнәлтелде.

Яшь сайлаучыга

4-17 март көннәрендә китапханәдә «Яшь сайлаучыга» дип исемләнгән мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшләде.

«Фән дөньясы балалар күзлегеннән»

Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан, китапханәдә «Фән дөньясы балалар күзлегеннән» дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды.

"Язгы моңнар"

Бәйрәм уңаеннан авыл клубында “Язгы моңнар” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

"И хатын кыз, и изге зат!”

Якынлашып килүче халык-ара хатын кызлар көне уңаеннан китапханәдә “И хатын-кыз, и изге зат!” әдәби сәгать уздырылды.

"Күңелле әлифба"

1 март кычкырып укулар көнендә китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән "Күңелле әлифба" әдәби сәгате узды

"Нур тулы күңелләр"

Ислам белемгә һәм фәнгә аерым игътибар бирә, бу Коръән аятьләреннән, Аллаһның Рәсүленең Сөннәтләреннән һәм мөселман галимнәренең мирасыннан күренә.

"Ватаным, ал таңым!"

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узган хәйрия концертына катнаштык.

Хәтер кыясы мәңгелек.

Әфганстан җиреннән, хәрби көчләрнең чыгарылуына быел 35 ел тулды. Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсендә, киң катлам укучылар өчен, “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән чара узды.

«Интернетта-иминлек»

«Куркынычсыз Рунет атналыгы» кысаларында Шекә авыл китапханәсендә балалар белән «Интернетта-иминлек» темасына әңгәмә узды. Әңгәмә вакытында, интернет челтәрен кулланганда куркынычсызлык проблемасы күтәрелде.