Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

Яңалык

"Милләтемнең җырчы тургае"

Чиканас авыл китапханәсе Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан “Милләтемнең җырчы тургае” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

"Һәркемгә якын Тукай!"

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән кече яшьтән үк таныштыру максатыннан Чиканас китапханәчесе үзенең чыгышы белән “Кояшкай” балалар бакчасында булды

"Хәтер илтә бөек Тукайга"

Чиканас авыл китапханәсендә Г.Тукайга 130 ел уңаеннан “Хәтер илтә бөек Тукайга”дип исемләнгән стенд ясалып куелды.ММММ

"Гайлә ул-җылы учак"

8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Чиканас китапханәсе,башлангыч мәктәп укучылары һәм әти-әниләр белән”Гайлә ул-җылы учак” дип исемләнгән кичә үткәрде.

"Туган ил сагында"

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 19 февральдә Чиканас башлангыч мәктәп укучылары өчен “Туган ил сагында” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга армия сафларында хезмәт итеп кайткан Сафиуллин Айнур чакырылды.

"Бар җырымны илгә багышладым"

16 февральдә Чиканас авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 1-4 класс укучылары өчен “Бар җырымны илгә багышладым” дип исемлән кичә үткәрелде

Мәдәни дәрес

Чиканас башлангыч мәктәбе белән берлектә 11 укучыга мәдәни көндәлек тапшырылды.Укучыларга көндәлек белән эшләү тәртипләре аңлатылды.”

"Шатлыклар тудырган шагыйрә"

23 октябрь көнне Чиканас авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә әдәби мәйдан уздырды. Резеда Вәлиева иҗатына “Шатлыклар тудырган шагыйрә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Балаларга Җырлары ,шигырьләре өйрәтелде.