30 август-Татарстан Республикасы көне!
30 август-Татарстан Республикасы көне уңаеннан китапханәгә 4-7 сыйныф укучылары чакырылды. Балаларга Татарстан көне һәм аның символлары турында мәгълүмат бирелде,гимны тыңлап үтелде
30 август-Татарстан Республикасы көне уңаеннан китапханәгә 4-7 сыйныф укучылары чакырылды. Балаларга Татарстан көне һәм аның символлары турында мәгълүмат бирелде,гимны тыңлап үтелде
күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан «Йөрәгемдә вакытларның эзе бар» исеме астында поэзия сәгать үткәрелде.
1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Чиканас авылы мәдәният йорты белән берлектә“Балачак- иң күңелле чак!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.
Чиканас авылы китапханәсендә Чиканас башлангыч мәктәбе укучылары катнашында "Табигать мәңгелек хакыйкать" дип исемләнгән экологик дəрес үткəрелде
8 нче май көнне Чиканас авылы китапханәсе башлангыч мәктәп укучылары белән берлектә Бөек Җиңүгә багышлап, һәйкәл янында митинг уздырды
Татар халкының бөек шагыйре - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, китапханәче “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе белән берлектә "Тукай - шигъри кыябыз" дип исемләнгән кичә үткәрде.
Китапханә башлангыч мәктәп белән берлектә Габдулла Тукайның туган көненә багышлап “Без Тукайны беләбезме?” дип исемләнгән викторина уздырды. Һәркем бирелгән сорауларга теләп җавап бирде.
Мәрхәмәтле Татарстан акциясе кысаларында 17 март-”Ветераннар безнең янәшәдә” көне.
Мәрхәмәтле Татарстан акциясе кысаларында 15 март-" Яхшылыклар эшләү көне"Чиканас китапханәсе укучылар белән берлектә һәйкәл янын җыештырды.
2018 ел – Татарстанда Л.Н.Толстой елы уңайеннан Чиканас авыл китапханәсендә Л.Н.Толстой иҗатына багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеевның тууына 85 ел тулу уңайдан 4нче гыйнвар көнне Чиканас авыл китапханәсендә әдипнең иҗатына күзәтү үткәрелде.
. 10 ноябрь көнне Чиканас авыл китапханәсендә язучы –прозаик Кояш Тимбикованың тууына 80 ел тулуга багышлап «Дулкын баласы» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.
25 ноябрь көнне әниләр һәм дәү әниләр өчен “Ана күңеле шәфкать диңгезе” дип исемләнгән кичә булып узды.
Өлкәннәр көне уңаеннан китапханә һәм клуб хезмәткәрләре "Әй,гомернең алтын көзләре”" дип исемләнгән истәлек кичә оештырдык
2 апрель -Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Бу көнне Чиканас авылы китапханәсенә китап укучы балалар чакырылды.
1 апрель- Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. 1 апрель көнне Чиканас авыл авылы китапханәсендә укучылар белән”Көтә күңел кошларны,аларның шат җырларын”дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.
7-март көнне Чиканас авыл мәктәбендә “Әнием -күңелем кояшы” дип исемләнгән кичә булып үтте.
Татар халык иҗаты аша укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; балаларда иптәшлек, дуслык, кешелеклелек сыйфатлры тәрбияләү,татар халык иҗаты белән тирәнтен таныштыру,татар халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү масатыннан китапханәдә “Тапкырларга –табышмак” дип исемләнгән интелектуаль уен 5-7 класс укучылары өчен әзерләнеп үткәрелде.
Табигать могҗизасы, яшәү чыганагы бит ул чишмәләр.Табигатьнең кешегә биргән даһи бүләге. Авылыбызның чишмәләре,аларның атамалары һәм тарихлары белән таныштыру максатыннан Чиканас авыл китапханәсендә “Әй син чишмәм күзем карасы” дип исемдәнгән экологик дәрес үткәрелде.
«Мәңгелек дан сугыш кырында җиңеп үлгән батыр солдатка» дип исемәнгән кичә Чиканас башлангыч мәктәбе белән берлектә хәзрләнеп, һәйкәл янында үткәрелде.