Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

Яңалык

"Семья - это счастье, любовь и удача!"

Чиканас авыл китапханәсендә гаиләгә һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган тематик сәгать узды. Бу чарада балалар "гаилә" сүзенең әһәмияте турында белделәр.

"Профилактика правонарушений".

Чиканас мәктәбендә 1 - 4 нче класс укучыларына "Профилактика правонарушений" дигән темага стенд һәм презентация күрсәтелде

“Галиәсгар Камал-театр сәнгатенә нигез салучы”

Чиканас авылы китапханәсе сезне язучы, драматург Галиәскар Камалның тууына 140 ел тулуга багышланган «Галиәскар Камал-театр сәнгатенә нигез салучы» дип аталган китап күргәзмәсенә чакыра.

“Әнием -күңелем кояшы"

, Чиканас авыл китапханәчесе башлангыч мәктәп белән берлектә “Әнием -күңелем кояшы” исеме астында әдәби-музыкаль кичә оештырдылар

"Белмәмеш иленә сәяхәт"

Николай Николаевич Носов тууына -110 ел уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә"Белмәмеш иленә сәяхәт" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде.

“Һәр фасылның үз матурлыгы”

Китапханәгә йөрүче яшь укучыларыбыз үзләренең рәсемнәрендә алтын көзнең бар матурлыгын да тасвирлап бирергә тырышып бик матур рәсемнәр ясадылар.

"Чын дус була беләсеңме?"

Чиканас авылы китапханәсендә укучылар белән “Син чын дус була беләсеңме”дигән дәрес-әңгәмә үтте.

"Әкияттә кунакта"

А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру, аның әкиятләре буенча фикер алышу, уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәнү максатыннан, Чиканас авылы китапханәсендә 4 нче сыйныф укучылары “Әкияттә кунакта” исемле әдәби кичәдә катнаштылар