4 декабрь көнне Чиканас авыл китапханәсе Инвалидлар көненә багышланган «Шәфкатьлелек бизи кешене»дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Балаларга, авыруларына карамастан, язмышка үпкәләмәгән, ә үз максатларына ирешкән һәм тормышның төрле өлкәләрендә уңышка ирешкән кешеләр турында сөйләнде
“Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!”- исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә китап укучылар игътибарына патриотик һәм документаль эчтәлекле китаплар тәкъдим ителде.
1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан Чиканас авылы китапханәсендә 3-6 класс укучылары белән "СПИД турында син ниләр беләсең?" дип аталган сәламәтлек сәгате узды .
“Әни- җирдә иң зур кеше!” дип аталган китап күргәзмәсендә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик мәгънәле китаплар урын алды һәм китап укучыларга оброз ясалды.. “Әни- җирдә иң зур кеше!” дип аталган китап күргәзмәсендә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик мәгънәле китаплар урын алды һәм китап укучыларга оброз ясалды.
Марсель Галиевка 75 яшь тулу уңаеннан, Чиканас авыл китапханәсендә “Учактай кабыздым җанымны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.
Рәсем конкурсы оештырдык.
1 июнь көнне китапханә клуб белән берлектә «Исәнме җәй»дип исемләнгән күңел ачу - уен программасы үткәрде
. 8 май көнне һәйкәл янында Хәтер сәгате үтте.
Чиканас авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз-2021»дип исемләнгән XII халыкара акциядә катнашты.
29 апрель көнне Үзәк китапханәдә Арча районы МБУ «Центр» М(С) "ФОРПОСТ" белән берлектә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Не смолкнет слава тех великих лет" исемле хәрби-патриотик җырлар һәм шигырьләр бәйгесе узды.
Чиканас авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Тукай геройларын ясыйбыз” исемле рәсем дәресе үткәрде.
Чиканас авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” түгәрәге членнары белән “Тәсбих әйтеп, намаз укып, Рухыма саулык алам” дип исемләнгән кичә үткәрдек.
Без Чиканас мәктәбе укучылары белән сәламәтлек дәресе үткәрдек.
“Җирле үзидарә – халыкка иң якын хакимият” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Телебезнең матурлыгын , байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга булышу максатыннан "Йөзек салыш..."милли уеннар кичәсе уздырдык.
Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга карата "Җырлы тормыш" исемле батырлык сәгате үткәрдек .
Башлангыч сыйныф укучылары белән "Тапкырлар һәм зирәкләр" дип исемләнгән уен - викторина уздырдык.
Китапханәдә "Терроризмга каршы бергәләп" исеме астында стенд эшләп куелды.
3 ноябрь көнне китапханәдә кунакта башлангыч класс укучылары булды
Укучыларга көндәлек белән ничек кулланырга аңлатылды.